Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Көзгә кергәнче дә чәчәргә була

Августта да бакчада яшел тәмләткечләр үстерергә була.

Мисал өчен, укропны чәчкәннән соң, 25 көннән соң инде куллана да башлыйлар. Салатны 3 атна саен көзгә кадәр чәчеп торырга мөмкин. Шпинат, тишелеп чыккач, 15 көннән ашарлык булып өлгерә. 

Августта редисның чәчәк атуга бирешми торган сортларын да («Красный великан», «Осенний великан» h.б.) чәчәргә ярый. 

Пекин кәбестәсе, кольраби да үсеп өлгерәчәк. 

Шулай ук шалкан, торма чәчеп тә уңыш алырга була. Тик менә саклау өчен җәй чәчкәне яхшы. Яшелчә исә, сортына карап, 45-90 көндә үсеп җитә.

Бу чорда тиз өлгерә торган борчак, петрушка, фасольне дә тагын бер кат үстерергә була.

Дайкон чәчсәгез дә, яхшы үсәчәк. Көзгә бик зур тамырлары өлгереп җитәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев