Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Мәтрүшкә бакчада да үсә

Мәтрүшкәне болыннан җыярга гадәтләнгәнбез, әмма ул бакчада да бик яхшы үсә.

Аны орлыктан үрчетәләр яки тамыры белән казып алып күчереп утырталар. Мәтрүшкә туфракның составына таләпчән түгел. Корылыкка да түзә, тишелеп чыгып үсә башлаганда гына дымга ихтыяҗы арта. 

Ул яктылык ярата. Суыкка чыдам булу сәбәпле, кышка каплап калдырырга кирәкми. Мәтрүшкә бик матур үсемлек, шунлыктан аны клумбаларны бизәү өчен дә файдаланырга мөмкин. Болай икеләтә файда күрерсез. Мәтрүшкә тирес яратмый, әмма туфрак ярлы булганда черемә кертергә кирәк. Орлыклары бик вак. Шуңа күрә аны турыдан-туры грунтка чәчәргә киңәш итмибез. 2-3 атнадан гына тишелгән үсентеләр бик зәгыйфь була, аны чүп үләннәре бик тиз каплап китә. Мәтрүшкә бер урында 5 ел үсә ала. Июньнән августка кадәр чәчәк ата. Чәчәк ата башлаган вакытта җирдән 5 см калдырып кисәләр. Җиләс урында киптерергә кирәк.

Фото: ОК социаль челтәреннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев