Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Мин бакчачы түгел, күңел өчен генә өйдә помидор үстерәм

30 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган башлангыч сыйныф укытучысы Тәнзилә Нуриева җәй көне бакчасында төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерә. Күптән түгел өйдә помидорлар үстерә башлаган.

– Өйдә помидор үстерүем күңел өчен генә. Моның бер сере дә юк. Гадәти җиргә кышкы каникулда, кояш карый башлагач орлыкларны туфракка утыртам. Бүгенге көндә кызарганнары озын үсми торган, «Москвич» сорты. Инде 4 помидор ашадык. Бик тәмле. 5-6 төп кенә утыртам. «Пиноккио» сортын да өйдә үстерәм. Анысының бер төбеннән бик күп помидор чыга.  Теплицага «Бабушкин секрет» сортын утыртабыз. Ул эре дә, тәмле дә.

Помидорларны ашламасыз үстерәм. Бераз торган, җылымса су гына сибәбез. Уңыш балаларга да, үзебезгә дә җитәрлек була, Аллаһка шөкер, – диде ул. Урамда кар булса да, Нуриевлар өйләрендә үстергән помидорларны ашый башлаганнар инде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылар