Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Ни өчен сабактагы помидорлар ярыла башлый? Алдан чарасын күрегез!

Ярылу кайбер агротехник чаралар аркасында булырга мөмкин, аерым алганда, суны дөрес һәм вакытында сипмәү нәтиҗәсендә.

Июльдән башлап, теплицадагы яшел помидорларда түгәрәк, ә кызара башлаганнарында аркылы ярыклар барлыкка килә. Бер яктан, генетика гаепле: кайбер гибрид сортлар, бигрәк тә тыгыз тәнле яки ачык сары төстәге помидорлар, йомшак помидорлар белән чагыштырганда, тизрәк ярыла. Моңа һава торышы да «ярдәм» итә: көндез һәм төнлә температура кискен үзгәргәндә шушы хәл күзәтелә.

Икенче яктан, ярылу кайбер агротехник чаралар аркасында булырга мөмкин, аерым алганда, суны дөрес һәм вакытында сипмәү нәтиҗәсендә һава һәм балчыкның температурасы һәм дымлылыгы кискен тирбәлә башлый.

Баштагы чорда теплицадагы помидорга су сибү регуляр, ягъни даими, бер-төрле күләмдә булырга тиеш, чөнки бу вакытта тамыр системасы һәм үсемлекнең җирдән өске өлеше формалаша башлый. Кояшлы көннәрдә 3-4 көн аралыгы белән, ә болытлы-яңгырлы периодта 4-5 көн аралыгы белән сибәргә кирәк (бу саннар, әлбәттә, тыштагы температурага да бәйле).

Эссе көннәрдә җилле як стенаны яки ике башта да ишекләрне ачарга кирәк. Әле яңа гына помидорлана башлаган яки урман чикләвеге һәм әстерхан чикләвеге зурлыгы вак помидорлары булган яшь куакларның яфраклары шиңә башласа, ә теплицада һаваның дымлылыгы бик түбән – 35-50 процент кына булса, димәк, пешеп тулганда помидорлар ярылачак. Помидорлар өчен оптималь дымлылык – 65-75 процент. Моны сакларга регуляр су сибү ярдәм итә.

Күп кенә бакчачылар июль-август азагында өлгереп килүче мул помидорлы куакларга суны күп сибеп ялгышалар. Бу вакытта үсемлекләрнең тамырлары көчле, дымны балчыкның тирән катламнарыннан да суырырга сәләтле була. Шуңа күрә суны сирәк – 5-7 көн аралыклары белән генә сибәргә кирәк (яңгыр ясамыйча, үсемлек төбенә генә).

Тәүлекнең кай вакытында су сибәргә? Салкын төннәрдән соң (13 градустан түбәнрәк) теплицада суны сәгать 11 дән соң гына сибәргә ярый. Әгәр дә тышта эссе – 25 һәм артыграк, ә төнлә 16-17 градус булса, суны кичен – 16-17 сәгатьтә сибәргә һәм теплицаны төнгә ачык калдырырга кирәк.

Ашламаларны күп сипмәгез, бер чиләк суга 20 граммнан да артык булмасын. Мөһим: куактан атнага 2-3 яфрак кына өзегез.

И.ВЛАДИМИРОВ, бакчачы-агроном.

фото:syl.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев