Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

«Җәннәт бит бу»

Юлия Ганина бакча сезонын ачып та өлгергән. Участогына ул инде ике атна элек йөри башлаган.

– Үлеп сагындым бакчамны. Тизрәк җир эшләренә тотынасы килә, өйдә күңелсез, эшсезлектән интегеп йөрим. Үзем авылныкы, җирне нык яратам. Биредә 1975 елдан бакча тотам. Бакча миңа җан рәхәте бирә. Монда мин ял итәм. Эшләгәч арыта, әлбәттә. Ләкин мунча кереп алгач бөтен арыганлык юкка чыга. Бакчада тыныч, тавыш юк, беркем кычкырмый, шакылдамый, көне буе саф һавада йөрисең. Кошлар сайрый, җәннәт бит бу, – ди Юлия Николаевна. 

Бүген ул теплицага редис, суган, укроп, кәбестә утырткан. Көннәр җылыткач, кыяр, помидор утыртырга җыена. 
– Теплицада җылы. Әле зур бочканы шунда кертеп, су тутырып куйдым, җылынсын, – ди ул.

Юлия Николаевна помидор үсентеләрен күршеләре өчен дә үстерә. Өч кеше заказ да биреп куйган инде. Ул «Черный принц», «Де Борао» сортларын утырта. Кыярның «Родничок», «Либелла», «Зозуля» сортларына өстенлек бирә. 
– Күп утыртмыйм, үзебезгә җитәрлек кенә. Сатар өчен үстермим, кирәк булса, кешеләргә, күршеләргә болай гына бирәм. Тозлыйм, салатлар ясыйм, – ди ул. 

Юлия ханым бакчага апрель ахырында җәйге сезонга килә. Октябрь ахырларында гына шәһәргә кайта. «Бакчасыз яши алмыйм. Бакча минем тормышым», – ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылар