Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Сары помидор кызылыннан файдалыракмы?

Сары помидор кызылыннан файдалырак дигәнне ишетергә туры килә. Бу чыннан да шулаймы?

Алай берьяклы җавап бирү мөмкин түгел. помидорның ватаны – көньяк Америка, монда әле дә сливадан зур булмаган кыргый помидорлар очрый. 16нчы гасырда аны Европага испаннар алып кайткан. Италиягә алып кайтылган беренче прмидорлар сары төстә булган. Помидор итальянчадан «алтын алма» дигәнне аңлата. Хәзер помидорның кызылы популяррак. Сары һәм кызгылт-сары помидорда каротин активрак формада. Анда фолий кислотасы кызылдагыдан ике тапкырга күбрәк. Шуның өстенә аллергиядән тилмерүчеләр кызыл төстәге җимеш һәм яшелчә ашый алмаска мөмкин. Кызыл помидорда исә ликопин күп. Ликопин – помидорга кызыл төс бирүче пигмент, сары помидорда ул юк. Ул бик көчле антиоксидант санала, аның яман шешкә каршы тору, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү үзлеге бар. Ликопин термик эшкәртү узганнан соң яисә үсемлек мае белән яхшырак үзләштерелә. Томат пастасы яки үсемлек мае кушып ясалган салат организмга бик файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев