Чын яшеңне ничек билгеләргә?
Бу кызык

Чын яшеңне ничек билгеләргә?

Моның өчен тест үтәргә кирәк.

Табиблар организмның биологик яшен билгеләү өчен гади тест тәкъдим итә – бер аякка гына басып, кулларыгызны ян-якка җәеп күзегезне йомыгыз. 
– 30 секунд тора алсагыз – сезгә 30 яшь.
– 15 секунд – 40 яшь.
– 4-5 секунд – 60 һәм аннан да өлкәнрәк яшь.
Бу тест дүрт системаны – тигезлекне саклау (равновесие), вестибуляр, мускул аппаратлары, нерв системасының үткәрү үзлеген бәяли. Безнең аяк, кул, умыртка баганасының буыннарында махсус рецепторлар бар – алар гәүдәнең пространстводагы торышы турында баш миенә мәгълүмат тапшыра. Мускуллар, нервларның картаюы нәтиҗәсендә гәүдәнең торышын тою, баш миенең әлеге мәгълүматны эшкәртү сыйфаты бозыла. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев