6 июнь 2022 яңалыклары
-
Алда 3 көн яллар
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында алда озын яллар көтүен искәрттеләр.
-
Чаллы предприятиесе калдыкларны эшкәртү җиһазларын камилләштерә - ФОТОЛАР
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова «Эко Сила НЧ» ҖЧҖ предприятиесендә булды. Компаниягә 2017 елның ноябрендә нигез салынган. Бүгенге көндә биредә 35 кеше эшли.
-
Данир Сабиров Сабантуйга кайда килә?
"Сабантуйларда очрашырбыз!" - дип яза социаль челтәрләргә җырчы, пародия остасы, шоумен Данир Сабиров.
-
Чулман хаталарны кичерми
Су коену сезоны башланырга өлгермәде, Чаллыда бер кеше суга батып үлде.
-
Уфада Рөстәм Нәбиевнең рәсеме белән дивар барлыкка килгән
Уфа шәһәрендә урнашкан "Динамо" спорт комплексы диварына танылган блогер, Омск фаҗигасендә ике аягын да югалткан Рөстәм Нәбиевнең рәсемен ясап куйганнар.
-
Кабан дуңгызы каршыңа килеп чыкса... - ВИДЕО
Ял көннәрендә социаль челтәрләрдә Чаллы урамыннан йөгереп баручы кабан дуңгызы төшерелгән видео урнаштырганнар иде.
-
Сабантуй батырына – тәкә белән машина
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Сабан туена әзерлек эшләренең барышы белән таныштырды. Бүгенге көндә милли бәйрәмебез уза торган мәйданны төзекләндерү, матурлау эшләре бара.
-
Тәрбияле кеше тәрәзә ватып йөрми
Балаларның җәйге ялы башланды. Бүгенге көндә 7 шәһәр яны лагерының 5се балаларны кабул итәргә әзер. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев укучыларның җәйге ялын һәм аларны эш белән тәэмин итүне тиешенчә оештырырга кушты.
-
Асия Әхмәтшинага – «Асия» композициясе
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшинага улы үзенчәлекле бүләк ясаган.
-
Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Татарстанда һава шартлары җитди начараю сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
-
Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсә ханым борчулы мөрәҗәгать белән чыкты - ВИДЕО
"Бу минем җан авазым! Закир Шаһбан Татарстанның халык артисты исеменә лаекмы?" - дип сүзен башлаган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан.
-
Чаллыда чирләүчеләр арткан
Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсе гадәттәгечә шәһәрдәге санитар-эпедимилогик хәлгә бәя бирүдән башланды. Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев әйтүенчә, яңа коронавирус инфекциясе белән Чаллыда барлыгы 17 292 кеше чирләгән. Бу республиканың уртача күрсәткеченнән 18,4 %ка түбән.
-
Битлексез йөрер вакыт җитте
«Коронавируска тест үткәрү күрсәткече 100 мең кешегә 210 тест тәшкил итә, ә «уңай нәтиҗәле затлар нибары 0,6 процент. Әлеге факторлар җыелмасы безгә Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгару карарын кабул итәргә мөмкинлек бирде», - ди республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина.
-
Чаллыда кайсы уку йортлары популяр?
9нчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында иң популяр уку йорты Батенчук исемендәге төзелеш көллияте икән. Быел анда 370 укучы укырга керергә планлаштыра.
-
Алабуга Сабан туеның хедлайнеры - татар эстрадасы йолдызы Ришат Төхвәтуллин
Алабугада Сабантуй 12 июньдә узачак.