20 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Ялларга һава торышы билгеле
Татарстан Гидрометеорология үзәгендә ял көннәрендәге һава торышы турында сөйләделәр
-
Руль артына эчеп утырсаң, машинаң кабынмаячак!
Әлеге күрсәткечләрне алу өчен кешенең сулышы һәм селәгәе файдаланыла. Әгәр дә водительның эчкәнлеге, яки наркотик кулланганлыгы билгеле булса, арытаба ул медицина тикшеренүенә озатыла.
-
Татарстан кызы Миләүшә Галимова матурлык бәйгесендә призлы урын алды
Ул иң яхшы милли костюм номинациясендә җиңде
-
COVID-19дан савыкканнан соң иммунитет еллар буена саклана!
Моңа кадәр, коронавирус белән авырып савыккан кешеләрнең иң күбе ярты елга гына җитәрлек иммунитеты барлыкка килә, дип язсалар, галимнәр моның дөрес булмавын дәлилләгән.
-
Татарстанда мохтаҗ гаиләләрне билгеләү буенча проект эшли башлыячак
Мишустин Татарстанда мохтаҗ гаиләләрне билгеләү буенча пилот проектын эшләтеп җибәрүне анонслады
-
Бар тәрәзәсенә коралдан аткан ир-атны тоткарлаганнар
54 яшьлек татарстанлыга хулиганлык, шулай ук корал әзерләгән һәм саклаган өчен берьюлы өч җинаять эше кузгатылган.
-
Роспотребнадзор: "Бу атнада Чаллы уку йортларында короновируска каршы санитар кагыйдәләрен бозу ачыкланган
Югары уку йортларында керү юлында антисептик һәм фильтрлар
-
2021 елда эшләми торган көннәр билгеле
Ничек ял итәбез? 2021 елга ял көннәре билгеле
-
Дәүләт Думасында тизлекне 1 км/сәг арттырган өчен автомобильчеләрне штрафка тартырга тәкъдим иттеләр
Әгәр 20 км/сәг дельтаны гамәлдән чыгарып, хәтта 1 км/с га арткан очракта да җәза бирә башласаң, бу юллардагы куркынычсызлык вәзгыятен үзгәртәчәк
-
Мәшгульлек үзәге кешеләрне кәгазьдә генә укыткан
Коррупция схемасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "эшләп" килгән
-
Түбән Камада пассажирлар белән автобус яна башлаган
Бу вакытта салонда өч кеше булган
-
Танылган мөгаллим, китаплар авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк вафат
Хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә озак еллар эшләгән иде
-
Мәктәпләрдә яңа ел бәйрәмнәрен уздырмаска мөмкиннәр
Элегрәк ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр ителгәнчә, Татарстанда яңа ел чыршыларын гамәлдән чыгару планлаштырылмый.
-
Татарстанда 130 ризыкта антибиотик табылган
Быел «Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә 130 млн сумлык җиһазлар кайтарылган
-
11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы короновирус аркасында күчерелә
Рособрнадзор коронавирус аркасында 11нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын язу срокларын күчерде