Шəhри Чаллы

16 июнь 2017 яңалыклары

  • 16 июнь 2017 - 12:14
    Россиядә әтиләр көне булачак
    Россиядә июньнең өченче якшәмбесен Әтиләр көне итмәкчеләр. Кайбер илләрдә бу көн күптән бар инде. Көнне билгеләү мәсәләсендә аерымлыклар бар әлбәттә, мәсәлән октябрь аеның соңгы якшәмбесе кулай булырга мөмкин, дип әйтүчеләр дә шактый. Чөнки бу айда 12се көнне 10 бала атасы князь Дмитрий Донской туган. Әтиләр көнен барлык милләтләрнең дә фикерен...
    410
    0
    0
  • 16 июнь 2017 - 11:37
    "Халкым белән хушлашканда, мине матур итеп бизәгез, кызыл күлмәгемне кидертегез..." Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия әнисенең соңгы минутлары турында сөйли
    Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова кызы Зөлфиягә вафатыннан соң үзе белән ничек хушлашырга икәнен сөйләп калдырган. Зөлфия ханым "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәдә шул хакта әйтте. - Әни: "Мин үлсәм, мине матур итеп күмегез. Мин сәхнәдә булырга тиешмен", - дия иде, - дип сөйләде Зөлфия "Интертат"ка. - Ул якташы,...
    650
    0
    0
  • 16 июнь 2017 - 06:32
    Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм боз яву ихтималы турында кисәтә
    (Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 июньдә республикада һава торышының бозылу ихтималы саклана. Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава торышы, күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен һәм көчле яңгыр көтелә. Көндез кайбер районнарда боз яву ихтимал. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең...
    589
    0
    0
  • 16 июнь 2017 - 06:31
    Эльвин Грей Кытайда ял итә
    Эльвин Грей Кытайның Хайнань ярым утравына ял итәргә киткән. Биредә тропик климатта бик җылы, ял итәргә бөтен уңайлыклар бар. Диңгезнең комлы яр буе, тарихи урыннар, Будда сыннары белән бизәлгән галериялар, барысы да туристларның күңеленә хуш килерлек. Хайнань чәйнең төрле сортларын җитештерү белән дә дан тота. Тиздән Эльвин Грейдан Кытай фонында...
    600
    0
    0
  • 16 июнь 2017 - 05:54
    Могҗизалы эчемлек
    Әлеге эчемлекне өч ай дәвамында эчәргә кирәк. Бер чөгендер, ике кишер, бер алманы кабыгыннан чистартып, сокчыгаргычка салабыз да согын чыгарабыз. Эчемлекне шунда ук эчәргә кирәк. Могҗизалы эчемлек бавыр, бөер, йөрәк, ашказаны асты авыруларын булдырмаска ярдәм итә, иммун системасын яхшырта. Эчәклек эшчәнлеген яхшырта, организмнан агулы матдәләрне чыгара.
    559
    0
    0
  • 16 июнь 2017 - 05:29
    Уразаның саулыкка файдасы зур
    Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә дә кердек. Уразаның тәнебезне савыктыру ягыннан үтемле булуын табиблар инде күптән дәлилләде. Табиблар сүзләренә караганда, ураза тотканда бавыр күзәнәкләре ял итә, артык күбәеп киткән холестерин кими. Күләме аз гына күтәренке булган очракта, кандагы шикәрнең микъдары да нормага кайта.
    624
    0
    0
  • 16 июнь 2017 - 05:24
    Алабугада җыелган Ford Kuga машиналарын кире чакыртып алалар
    «Форд Соллерс Холдинг» АҖ Алабугада 2010 елның октябрь ае ахырына кадәр җыелган Ford Kuga машиналарын кире кайтарып ала. Бу барысы - 496 автомобиль. Сәбәбе алгы тәрәзәләрне җылытып юдыручы форсункалардагы җылыту приборын урнаштырганда тыгызлап торучы детальнең дөрес куелмавы.
    357
    0
    0
  • 16 июнь 2017 - 05:23
    Шәһәребез үзәге танымаслык булып үзгәрәчәк (фотолар)
    Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышында Чаллының үзәге концепциясе проектын тикшерделәр. Шәһәр үзәгенә 15, 19нчы бистәләр һәм "Азатлык" мәйданы керә. Бу урынны төзекләндерү мәсьәләсе күп еллардан бирле тикшерелеп килә. Әмма әлләни алга китеш кенә юк.
    665
    0
    0
  • 16 июнь 2017 - 05:21
    Чаллыда Йолдыз” бакчасы ачылды
    Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев капиталь төзекләндерүдән соң ачылган "Йолдыз" балалар бакчасы коллективын өй туе белән котлады. 45 ел эчендә әлеге бакчада бер дә ремонт ясалмаган булган. Телне үстерү юнәлешендәге әлеге бакча танымаслык итеп яңартылды. Биредәге ремонт эшләрен "Профит" җаваплылыгы чикләнгән оешма башкарды.
    586
    0
    0
  • 16 июнь 2017 - 05:18
    Президент Чаллы кәшәкәләренә бәя бирде
    Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Чаллыга һәм Алабугага килеп китте. Башта ул "ЕлАЗ" да үзбушаткыч-погрузчиклар җыю линиясен тантаналы төстә ачуда катнашты. Биредә елына 500 машина җыелырга тиеш. Инвестицияләрнең гомуми күләме 330 миллион сумнан артык.
    639
    0
    0
  • 16 июнь 2017 - 05:16
    Чәчәкләр фестивале быел кайда үтәчәк?
    Чаллыда ел саен республика көне уңаеннан Чәчәкләр фестивале уздырыла. Ул ел саен 30 августта "Азатлык" мәйданында үтә иде. Былтыр бәйрәмгә яңалык керттеләр, фестивальдә катнашучы чәчәк композицияләре шәһәрнең өч районындагы 18 мәйданчыкка урнаштырылды. Тик бу яңалыкны халык кабул итеп бетермәде.
    593
    0
    0
  • 16 июнь 2017 - 05:07
    Республика ифтарында 10 мең кеше авыз ачты
    Казанның теннис академиясендә 10 меңләп мөселман бергә авыз ачты. Конфедерация беренчелегенә әзерлек сәбәпле республика ифтары быел "Казан Арена"да түгел, ә Теннис академиясендә узды. Казанның берничә мәчетеннән ифтарга илтә торган 16 автобус да оештырылган иде. Ифтарга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,...
    644
    0
    0
Реклама