«Дөньядагы куркыныч хәбәрләр дә шом өсти»
Дин һәм тормыш

«Дөньядагы куркыныч хәбәрләр дә шом өсти»

Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай ахырына да якынлаша.

Тагын 6 көннән Ураза Гаетен бәйрәм итәчәкбез. «Рамазан аеның тәэсире шундый көчле – дингә генә түгел, кешеләргә, дөньяга караш та үзгәрә. Бу – тыныч, ипле, күңелне йомшарта торган вакыт бит бу», – ди шәһәрдәшебез. 
Гүзәл Фәрхуллина, «Орловский дворик», «Орловская усадьба», «Орловский дворец» рестораннары хуҗасы: 
– Быел ураза тоту миңа авыррак бирелә. Чөнки кызым Таиландка баргач, скутер белән егылып, аягын сындырып кайтты – әле дә дәваланып йөрибез. Танышларымның балалары хәрби операциядә һәлак булды, кайгыларын уртаклашып кайтканнан бирле үземә тынычлык таба алмыйм. Дөньядагы куркыныч хәбәрләр дә шом өсти. Шулай да догалар укып, үз-үземне тынычландырырга, игътибарымны эшкә, хезмәткәрләремә юнәлтергә, җәяү йөрергә тырышам.
Улым белән киленем 16 март көнне сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен хәйрия ифтары үткәрә – аларга ярдәм итәм. Белдерү биргәч, нибары 4 сәгать үтүгә 100 кунак исемлеге инде әзер иде. Анда тәмле ризыклы табыннан тыш вәгазь дә, кызлар-малайлар өчен уеннар да, бүләк-күчтәнәчләр дә – кыскасы, аларны сөендерерлек сәбәпләр булачак. Аллаһы Тәгалә мондый мөмкинлек биргәненә сөенәм, чөнки ел саен уздыргач, бу ифтарның кайчан булачагын сорап январьда үк шалтырата башладылар.
Минем өчен уразаның хикмәте – ул матур вәгазьләр. Еш кына Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәтне тыңларга туры килә – ул шундый үтемле, мәгънәле итеп сөйли, хәтта ул аңлатканнардан тәннәр чымырдап китә, аннары йөрәгем тынычланып кала. 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ураза рамазан

Нет комментариев