Йорт янындагы каенны киссәң авыр кайгы килә диләр. Бу хактан да шулаймы?
Дин һәм тормыш

Йорт янындагы каенны киссәң авыр кайгы килә диләр. Бу хактан да шулаймы?

Әлеге сорауга Чаллы шәһәренең “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирде.

– Бу бары тик халыкта киң таралган ырым гына. Дөреслектә андый тыю юк. Мондый нәрсәләргә ышану – гөнаһ. Һәр нәрсә Раббыбыз Аллаһтан килә. Мөселманнар андый хорафатларга игътибар итәргә тиеш түгел.


дин ислам изге ай

Нет комментариев