Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мил­ли кө­рәш – иман са­гын­да

ТР мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те һәм Чал­лы шә­һә­ре мөх­тә­си­бә­те оеш­ты­ру­чы әле­ге ярыш­лар­ның дә­рә­җә­се бик зур.  Тур­нир­да кат­на­шу өчен  Рос­си­я­дән ге­нә тү­гел, ә хәт­та чит ил­ләр­дән дә ки­лә­ләр. 

Ке­че хаҗ­га юл­ла­ма­га кем ла­ек бу­лыр? Уз­ган як­шәм­бе­дә шә­һә­ре­без­нең «Ви­тязь» спорт ком­п­лек­сын­да әле­ге со­рау­га тир­ләп-пе­шеп җа­вап эз­лә­де­ләр. Бу  ша­я­рып кы­на әй­тел­гән сүз­ләр тү­гел. Би­ре­дә бу көн­не иле­без тө­бәк­лә­рен­нән һәм рес­пуб­ли­ка­быз­ның ра­йон-шә­һәр­лә­рен­нән кил­гән ба­тыр­лар, җи­де кат тир­лә­рен тү­геп, әле­ге ка­дер­ле бү­ләк өчен бил алыш­ты. Тө­гәл­рәк әйт­кән­дә, алар мө­сел­ман­нар­ның та­тар мил­ли кө­рә­ше һәм кул кө­рә­ше бу­ен­ча бер­ләш­те­рел­гән XII Рә­сәй­кү­ләм тур­ни­рын­да үз көч­лә­рен сы­на­ды.

Әй­тер­гә ки­рәк, ТР мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те һәм Чал­лы шә­һә­ре мөх­тә­си­бә­те оеш­ты­ру­чы әле­ге ярыш­лар­ның дә­рә­җә­се бик зур.  Тур­нир­да кат­на­шу өчен  Рос­си­я­дән ге­нә тү­гел, ә хәт­та чит ил­ләр­дән дә ки­лә­ләр.  Ми­сал өчен, 20 яшь­лек Мак­сат Ураз­гиль­ди­ев (рә­сем­дә сул­да) ту­мы­шы бе­лән Ур­та Азия киң­лек­лә­рен­дә ур­наш­кан Тө­рек­мән­с­тан дә­ү­лә­тен­нән. Мәгъ­лүм бул­ган­ча, бу ил­дә элек-элек­тән мил­ли кө­рәш­кә ае­ру­ча зур игъ­ти­бар би­ре­лә. Би­ре­дә ел да бил алы­шу­чы­лар ара­сын­да ил чем­пи­о­на­ты һәм дөнь­я­кү­ләм дә­рә­җә­дә зур-зур ярыш­лар үт­кә­ре­лә. Мак­сат алар­ның бер­ни­чә­сен­дә кат­на­шып  1-2 тап­кыр җи­ңү­че дә бул­ган. Хә­зер ин­де исә­бе – Та­тар­стан Ди­ния нә­за­рә­те ку­бо­гын ку­лы­на тө­ше­рү.

 “Мин ин­де 6 нчы сый­ныф­тан бир­ле ке­ләм­дә. Без­дә кеч­ке­нә­дән үк кө­рәш төр­лә­ре­нә мә­хәб­бәт сең­де­рә­ләр. Чөн­ки ул ба­ла­да ир­лек сый­фат­ла­ры тәр­би­я­ли, фи­зик егәр­лек­не арт­ты­ра. Тө­рек­мән­нәр бе­лән та­тар­лар кө­рә­ше бик ох­шаш. Шу­ңа да әле­ге тур­нир­да кат­на­шып, бә­хе­тем­не сы­нап ка­рар­га бул­дым. Гом­рә ха­җы­на юл­ла­ма ота­сым ки­лә”, – ди Мак­сат.

Мак­сат ке­бек, из­ге җир­ләр­гә ба­ру те­лә­ге бе­лән  ян­ган кө­рәш­че­ләр ара­сын­да шә­һәр­дә­ше­без, кул кө­рә­ше бу­ен­ча спорт мас­те­ры Фә­нис Ну­рет­ди­нов та бар иде зал­да. Тур­нир­га мең­лә­гән чак­рым­нар үтеп кил­мә­сә дә Фә­нис ага үзе өчен та­гы да зур­рак ба­тыр­лык кыл­ган – на­маз укыр­га өй­рән­гән. Чөн­ки Ди­ния нә­за­рә­те та­ләп­лә­ре бу­ен­ча би­ре­дә ке­ләм­гә чы­гу­чы һәр­кем әле­ге фа­рыз га­мәл­не үти бе­лер­гә ти­еш.

“Бе­рен­че тап­кыр тур­нир­га үтә ал­ма­дым. Чөн­ки ул чак­та әле на­маз укый бел­ми идем. Тик кат­на­шу те­лә­гем бик көч­ле бул­ды. Шу­ның өчен дә озак уй­лап тор­ма­дым, “Ак мә­чет”­кә ба­рып ди­ни бе­лем үз­ләш­те­рер­гә ка­рар кыл­дым. Мах­сус курс­лар­га язы­лып, га­рәп гра­фи­ка­сын үз­ләш­тер­дем, до­га­лар өй­рән­дем. Хә­зер ин­де мин 5 ва­кыт на­маз­ны 5 бар­ма­гым ке­бек ях­шы бе­ләм. Шу­ңа да сө­е­неп туя ал­мыйм”, – ди спорт­чы.

Әйе, әнә шу­лай көн­дәш­лә­рен ге­нә тү­гел, ә күп­лә­ре­без­не иман­лы юл­га ба­су­дан ты­еп то­ру­чы нә­фе­сен җи­ңә ал­ган Фә­нис ага мон­нан 4 ел элек.  Мон­нан да зур җи­ңү бу­ла ала ми­кән?! Арм­рест­линг бу­ен­ча Та­тар­стан, Рос­сия һәм дөнья чем­пи­о­ны бу­лып та­ныл­ган шә­һәр­дә­ше­без­нең тор­мы­шын­да бу иң зур ка­за­ны­шы­дыр, мө­га­ен.

Кыз­га­ныч, 70 яшен ку­ып ба­ру­чы шә­һәр­дә­ше­без әле­гә җи­ңү яу­ла­ган оч­рак­та да Мәк­кә, Мә­ди­нә та­раф­ла­ры­на ба­ра ал­мый.  Ба­ры­сы­на да һәм­мә­без­не дә дер сел­ке­теп тор­ган ко­ро­на­ви­рус сә­бәп­че. Тур­нир шарт­ла­ры бу­ен­ча бы­ел из­ге җир­ләр­гә юл­ла­ма 18 дән алып 60 яшь­кә­чә спорт­чы­лар ара­сын­да гы­на уй­на­ты­ла. Өл­кән­рәк яшь­тә­ге­ләр­гә  пан­де­мия чо­рын­да әле­гә ерак сә­я­хәт­ләр­дән ты­е­лып то­ру мө­һим шул. Тур­нир­ны оеш­ты­ру­чы­лар да мо­ны ях­шы аң­лый.

Кө­рәш мәй­да­ны­на ку­нак бу­ла­рак ча­кы­рыл­ган рес­пуб­ли­ка­быз мөф­тие  Ка­мил хәз­рәт Сә­ми­гул­лин да ярыш­лар­га ка­гы­лыш­лы үз­гә­реш­ләр бе­лән та­ныш­тыр­ды. “Тур­нир­да җи­ңү­че­ләр­не без элек Олуг Хаҗ­га юл­ла­ма бе­лән бү­ләк­ли идек. Тик пан­де­мия сә­бәп­ле әле­гә без­нең өчен ке­че, ягъ­ни гом­рә ха­җы гы­на ачык. Аны исә те­лә­гән ва­кыт­та баш­ка­рыр­га бу­ла”, – дип бел­дер­де мөф­ти.

Әйе, үз­гә­реш­ләр бар, тик алар әле­ге тур­нир­ның дә­рә­җә­сен бер ге­нә дә тө­шер­ми. Ту­ган тел­ләр һәм ха­лык­лар бер­дәм­ле­ге елы кы­са­ла­рын­да үт­кә­рел­гән әле­ге ярыш­лар­ның төп мак­са­ты бит бү­ләк би­рү ге­нә ко­рыл­ма­ган. Мө­сел­ман яшь­лә­рен бер­ләш­те­рү, алар­ны ял­гыш адым­нар­дан һәм агым­нар­дан ара­лап ка­лып, хак ис­лам куш­кан­ча яшәр­гә өй­рә­тү – ме­нә нәр­сә яше­рен­гән аның асы­лы­на.

“Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд сал­ләл­ла­һү гә­ләй­һис­сәл­ләм дә һәр­ва­кыт иман­лы һәм сә­ла­мәт тор­мыш рә­ве­ше алып ба­рыр­га өн­дә­гән. Ул да үз ва­кы­тын­да кө­рәш­кә би­та­раф бул­ма­ган. Ди­мәк ди­не­без­дә бу сөн­нәт га­мәл. Ә сөн­нәт­не үтәү без­гә са­вап бу­лып ба­ра. Сез­гә Пәй­гам­бә­ре­без­не үр­нәк итеп, әле­ге ярыш­лар­да кат­на­шу­ы­гыз өчен рәх­мәт”, – дип из­ге те­ләк­лә­рен иреш­тер­де спорт­чы­лар­га Ка­мил Сә­ми­гул­лин.

Шу­лай ук баш мөф­ти якын ара­да кө­рәш ха­кын­да 18 хә­дис туп­лан­ган ки­тап нә­шер ите­лә­чә­ген дә бел­дер­де. Ту­ган тел­ләр һәм ха­лык­лар бер­дәм­ле­ге елын­да бу мө­сел­ман­нар өчен ге­нә тү­гел, ә бар мил­ләт­тәш­лә­ре­без өчен дә та­гын бер зур бү­ләк бу­ла­чак.

Бү­ләк ту­рын­да сүз кит­кәч, ин­де аңа ла­ек бу­лу­чы­лар­ны да атап үтү дө­рес бу­лыр.  Бар­лы­гы әле­ге ярыш­лар­да мил­ли кө­рәш һәм  арм­рест­линг төр­лә­ре бу­ен­ча 97 спорт­чы көч­лә­рен сы­на­ды. Алар ара­сын­да Чал­лы­дан ка­ла рес­пуб­ли­ка­быз­ның 17 ра­йо­нын­нан, шу­лай ук Чу­ва­шия, Баш­корт­стан, Ин­гу­ше­тия, Ка­ра­чай Чер­кес рес­пуб­ли­ка­ла­рын­нан, Орен­бург өл­кә­сен­нән һәм Тө­рек­мән­с­тан­нан спорт­чы­лар бар иде. Шу­ны­сы сө­е­неч­ле, бы­ел рес­пуб­ли­ка­быз егет­лә­ре җи­ңү та­җын чит тө­бәк­ләр­гә җи­бәр­мә­де, үзе­без­дә кал­дыр­ды. Ме­нә алар иман­лы ба­тыр­ла­ры­быз:

65 кг авыр­лык­та бе­рен­че - Нур­га­ли­ев Раб­ба­ни (Ак­та­ныш ра­йо­ны)

75 кг авыр­лык­та бе­рен­че - Фә­лә­хов Ис­лам (Ала­бу­га)

85 кг авыр­лык­ла бе­рен­че - За­ки­ров Иль­зар (Чир­ме­шән)

95 кг авыр­лык­та бе­рен­че - Са­ми­гул­лин Ай­рат (Әл­мәт)

105 кг авыр­лык­та бе­рен­че - Би­ла­лов Ай­вар (Әл­мәт)

105 кг күб­рәк  авыр­лык­та бе­рен­че - Ра­фи­ков Ва­ле­рий (Бо­го­рос­лан)

Кул кө­рә­ше ярыш­ла­рын­да җи­ңү­че­ләр:

70 кг ка­дәр авыр­лык­та бе­рен­че - Хә­ки­мов Ша­мил

85 кг ка­дәр авыр­лык­та бе­рен­че- Ила­лов Ис­лам

85 кг күб­рәк авыр­лык­та бе­рен­че - Нур­ха­ме­тов Фә­нис (Чал­лы)

Тур­нир со­ңын­да нәкъ ме­нә әле­ге асыл егет­ләр ара­сын­да гом­рә ха­җы­на шо­ба­га са­лу бул­ды. Би­ре­дә бә­хет Ала­бу­га шә­һә­ре кө­рәш­че­се, Рос­си­я­нең ха­лы­ка­ра класс­лы спорт мас­те­ры Фә­лә­хов Ис­лам­га ел­май­ды. Яз­мы­шы­на языл­ган ка­дер­ле бү­ләк­не аңа җөм­һү­ри­я­те­без­нең баш ка­зые Җә­лил хәз­рәт Фаз­лы­ев тап­шыр­ды. Ко­ман­да­лар ара­сын­да исә Чал­лы шә­һә­ре ко­ман­да­сы җиң­де һәм Та­тар­стан мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те ку­бо­гы­на ла­ек бул­ды.

Афә­рин егет­ләр, ки­лә­чәк­тә дә мил­ли кө­рә­ше­без­не үс­те­рү дә сы­нат­ма­гыз. Чөн­ки кө­рәш, кө­рәш ру­хы хал­кы­быз­ны сак­лап кал­ган из­ге яд­карь ул. Та­тар­ча кө­рәш бү­ген има­ны­быз­ны ны­гы­тыр өчен дә, хал­кы­быз­ны дөнь­я­га та­ны­тыр өчен дә, төр­ле мил­ләт­ләр ара­сын­да дус­лык җеп­лә­ре су­зу өчен дә ме­нә ди­гән мөм­кин­лек бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев