Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шәүвәл ае уразасы нияте һәм догасы 

Рамазан уразасына өстәп, шәүвәл аенда алты көн ураза тотучы, ел буенча ураза тоткан кебек саналыр.

Рамазаннан соң 6 көн Шәүвәл ае уразасын тотуның савабы хакында биредә язган идек инде. Бүген игътибарыгызга сәхәргә ният кылу догасын тәкъдим итәбез. Ур Рамазан ае уразасыннан бераз гына аерыла. 
Сәхәр ашап бетергәч, нәфел уразага ният кылу догасы
Гарәпчә: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә нәфилә фи шәһри шәүвәл минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
Татарча: «Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Шәүвәл аеның уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр»
Авыз ачканнан соң

Гарәпчә:
«Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү».
Татарча: «Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә нәфел ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

3

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай