Хатын-кыз чәчен күрсәтеп йөрсә намазы кабул буламы?
Дин һәм тормыш

Хатын-кыз чәчен күрсәтеп йөрсә намазы кабул буламы?

Сорауга Чаллы шәһәренең “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирә.

– Намаз уку һәм гаурәт урыннарны каплап йөрү – алар үтәлергә тиешле аерым фарыз гамәлләр. Бу очракта сез аларның берсен үтисез, ә икенчесенә игътибар итмисез. Билгеле инде, үтәлгәне Аллаһ ризалыгы белән кабул була, ә үтәлмәгәне гөнаһ булып языла. 

Белешмә өчен: Гаурәт ул чит-ят күзләрдән капланырга тиешле урыннар. Хатын-кызның йөзе, беләзекләренә кадәр ике учлары һәм тубыкларына кадәр аяк башлары гына гаурәт түгел. Калган урыннары капланган булырга тиеш. Ирләрнең билләреннән башлап, тез асларына кадәр булган тән өлеше – гаурәт. 

фото: https://ru.pinterest.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ислам изге ай

Нет комментариев