Экспресс хәбәрләр

Чаллы ата-аналары мәктәп җитәкчеләре белән очрашачак

Алар актуаль проблемалар турында сөйләшергә ниятли.

16 сентябрьдә ата-аналар комитеты рәисләре һәм мәктәп җитәкчеләре катнашында җыелыш узачак. Ул кичке сәгать 6да  Балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның концертлар залында үткәреләчәк. Биредә балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү, хокук бозу очракларын булдырмау, мәктәптә туклану мәсьәләләре һәм башка шундый актуаль сораулар каралачак.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җыелыш

Нет комментариев