Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

Чаллы депутаты Сталинга бюст куярга тәкъдим итте

Аның урыны кайда булырга тиеш?

Шәһәр Советы депутаты, «Россия коммунистлары» партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Татьяна Гурьева Җиңү паркында Иосиф Сталинга бюст куярга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, аның урыны Советлар Союзы геройлары янәшәсендә булырга тиеш.

 – Тиздән бар халыкны берләштерә торган бәйрәм, Бөек Җиңү көне. Бу җиңүгә Иосиф Сталин җитәкчелегендә ирешелде. Сталин – тынычлык, зур җиңүләр билгесе.Тарихи дөреслек өчен аңа Җиңү паркында бюст куелырга тиеш. Без халыктан имзалар җыйдык. Бу эшне дәвам итәбез. Шәһәрдәшләр бюстка үзләренең өлешен кертер, депутатларның да күпчелеге моны яклар дип ышанам, – диде ул шәһәр Советының чираттагы сессиясендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү көне һәйкәл