Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

Көнбагыш чирткән депутатка җәза буламы?

Дәүләт Думасының пленар утырышында көнбагыш чиртеп утырган Гороховка бер җәза да булмаячак дип белдергәннәр. Бу хакта парламентның депутат этикасы сораулары буенча комиссиясе әгъзасы Елена Драпеко сөйләгән.

Аның сүзләренчә, коллеганың бу халәтен алар аңлап кабул иткәннәр. «Ул нерв киеренкелеге аркасында шулай иттем дип аңлатты. Гадәттә ул тәмәке тарта, ә тартмас өчен аңа көнбагыш ашарга киңәш иткәннәр. Өйрәнелгән гадәт буенча кесәсеннән бер уч көнбагыш алган һәм ашый да башлаган», – дип сөйләгән Драпеко. Депутатның гамәлләрендә бернинди мыскыллаучы нәрсә юк, дип яза lenta.ru 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев