Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

“Мәйдан – батырлар өчен!” бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Конкурсның җиңүчеләрен 2023 елның 15 нче февралендә үтәчәк Муса Җәлил исемендәге көрәш турнирында бүләкләячәкләр.

Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә татар телендәге әдәби әсәрләргә игълан иткән «Мәйдан – батырлар өчен!» дигән конкурс нәтиҗәләре билгеле булды.
Төп номинациядә беренче һәм икенче урыннар Чаллы язучыларыныкы.

Җиңүчеләр:

Повесть номинациясе

1 урын. Айгөл Әхмәтгалиева. “Без барабыз, ул килмәс”.
2 урын. Лилия Гыйбадуллина. “Кара батыр”.
3 урын. Нәбирә Гыйматдинова. “Остаз”.

Кызыксындыру премиясе

1. Рифә Рахман. “Батыр асты”.
2. Нурания Гыйльметдинова. “Исемең өстә булсын”.
3. Фәтхулла Абдуллин. “Сәет батыр токымнары”.

Хикәя номинациясе

1 урын. Зәбир Гыймаев. “Көрәшче”.
2 урын. Ландыш Әбүдарова.“Кара каплан”.
3 урын. Хисаметдин Исмәгыйлев. “Беренче Сабантуй”.

Кызыксындыру премиясе

1. Рафис Корбан. “Соңгы Сабантуй”.
2. Галимҗан Гыйльманов. “Батыр асты”
3. Рашат Низамиев.“Келәмдә очрашу”.

Балалар арасында җиңүчеләр

1 урын. Илсаф Рамазанов. Ульяновск өлкәсе, Иске Кулаткы районы, Урта Терешка мәктәбе, 7 кл.
2 урын. Нияз Кәбиров. Яшел Үзән районы, Мулла Иле мәктәбе, 4 кл.
3 урын. Тимерхан Вәлиәхмәтов. Казан. Кадет интернат-мәктәбе, 6 кл.

Кызыксындыру премиясе

1.Анджела Захарова. Биектау районы, № 5 мәктәп, 9 кл.
2. Әдилә Кәбирова. Арча районы, Яңа Кырлай мәктәбе, 8 кл.
3. Әминә Ялалтдинова. Олы Әтнә мәктәбе, 5 кл.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2023 елның 15 нче февралендә Муса Җәлил исемендәге турнирда уздырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс