Экспресс хәбәрләр

Мобилизацияләнүчеләргә кредит каникулы бирелә

Хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына да шундый ук хокук биреләчәк.

Мобилизацияләнгән кешеләр һәм контракт белән хезмәт итүчеләр кредит яки займ килешүе буенча үз йөкләмәләрен үтәүне туктатып торуга хокуклы булачак. Килешүләр мобилизацияләнгән көнгә кадәр яки Украинада махсус хәрби операциядә катнашу турында килешү имзаланган көнгә хәтле төзелгән булырга тиеш. Кредит алу килешүе төзегән мондый хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына да шундый ук хокук биреләчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Хәрби хәрәкәт

Нет комментариев