Экспресс хәбәрләр

Пистолет белән янап, акча таләп итүче ир-атны тоттылар

Бу хакта Чаллы суды матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вакыйга Чаллының бер транспорт компаниясендә була. Ир-ат офис хезмәткәренә пистолет белән янап, 250 мең сум таләп итә. Тик максатына ирешә алмый - хокук сакчылары килеп җитә. Пистолетлы “текә” ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Ул 3нче декабрьга кадәр сак астында булачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев