1 нче декабрьдә инвалидлар декадасы  башлана
Яңалыклар тасмасы

1 нче декабрьдә инвалидлар декадасы башлана

Марсель Мингалимов Чаллы хатын-кызына инвалид коляскасы тапшырды

Халыкара инвалидлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов беренче төркем инвалид Әнзия Перевезенцевага санитар җиһазландырылган инвалид коляскасы тапшырды. Ул Чаллыдагы ГЭС бистәсенең 4 нче комплексында яши. «Дөньяда мин игелекле, кеше кайгысына битараф калмас кешеләр барлыгын белә идем», – дип Әнзия Перевезенцева үз фикерләре белән уртаклашты.

Моннан тыш, Марсель Мингалимов инвалидлар җәмгыятенең Яр Чаллы җирле оешмасына финанс ярдәме күрсәтте.

Чыганак: nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев