10 августка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

10 августка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

10 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Төнлә явым-төшемнәр көтелми, иртән һәм көндез бераз яңгыр явачак. Җил тотрыксыз, талгын. Төнлә +11..+16˚, көнбатыш районнарда +21˚, көндез +28..+33˚ градус. 

Чаллыда исә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.

Җил тотрыксыз 3-8 м/с тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы +11..+16˚. Көндез һаваның максималь температурасы  +28..+32˚.

Әйтергә кирәк, 16 августка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс).

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев