Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

10 ноябрьдән Чаллы оешмаларында ковидтан прививка ясатмаучыларны ачыклый башлыйлар

Чаллыда һәм тулаем алганда Татарстанда коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять киеренке булып кала.

10 ноябрьдән башлап Чаллыда шәһәрнең хезмәт коллективларында тикшерүләр башлана.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) территориаль бүлеге хезмәткәрләре, мәҗбүри вакцинация кертелүгә дә карамастан, коронавируска каршы прививка ясатмаган предприятие хезмәткәрләрен ачыклаячак.
Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфыйгуллина Чаллы шәһәр Советының IХ утырышында шул хакта хәбәр итте.
Прививка ясатмаучылар һәм коронавирус инфекциясен кичергән кешеләр инде 9 ноябрьдә үк эштән читләштерелергә тиеш, биредә бары тик вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документка ия затлар гына искәрмә булып тора. «Хокук бозу очраклары ачыкланган очракта тиешле чаралар ул.
Чаллыда һәм тулаем алганда Татарстанда коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять киеренке булып кала. «Коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары безнең шәһәрдә генә түгел, бөтен республика күләмендә дә сизелерлек артты. Килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә өстәмә чикләү чаралары һәм мәҗбүри вакцинация кертү ихтыяҗы туды», — дип искәртте Нәфыйгуллина.
2 ноябрьгә Чаллыда коронавирус инфекциясенең 4538 очрагы теркәлгән, бу 100 мең кешегә 863,8 очрак тәшкил итә һәм ул республика буенча уртача күрсәткечтән 3,5 процентка артыграк. 280 кеше медицина күзәтүендә кала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус