Татарстанда гына түгел, язгы ташудан Чувашстан республикасы да зыян күрә. Биредәге авылларда Бола, Ырым, Карлы елгаларыннан ташып чыккан сулар төшә.
Язгы ташу аркасында, Шомыршы районының Байтирәк дигән чуаш-татар авылында хәтта зур фаҗига да булган. Монда 10 яшьлек кыз суга батып үлгән. Әлеге авыл Буа районына агучы Карлы елгасы ярында урнашкан, бала белән фаҗига елгада түгел, ә аңа агучы ерынтыда килеп чыга. Өч бала кичке якта су тирәсендә уйнаган. Ике бала өйләренә кайткан. Өченчесе – Эльвира Тәпитова суга батып үлгән.
- Без ул урынны күпер елгасы дип атыйбыз. Кыз бала шушы урынга төшеп киткән. Кич белән эзләп таптык, - дигән әлеге авылдан Фаяз хәзрәт.
Хәзер бу хәлне тикшерү эшләре бара.
Шахри Казан
Нет комментариев