Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

100 мең сумны кем алыр?

Татарстан укучыларын «Я Решаю!» VIII Халыкара математика буенча конкурсында катнашырга чакыралар.

Чараны ел саен башкаладан булмаган шәһәрләрдән килгән өлкән сыйныф укучылары өчен GS Group холдингы үткәрә. Беренче сайлап алу онлайн-тур биремнәрен 8 ноябрьгә кадәр чишәргә кирәк. Быел төп приз – еллык стипендия суммасы 1,5 тапкырга диярлек арткан. Унберенче сыйныф укучылары арасында биш җиңүченең һәркайсы вузның беренче курсында укыган вакытта 100 мең сум күләмендә ярдәм алачак.  
«Я Решаю!» конкурсында бөтен Россиядән (Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән кала), шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Ярышлар өч этапта узачак: ике онлайн-тур һәм финал. Конкурста катнашу бушлай.
Татарстан укучыларының«Я Решаю!» бәйгесендә күп тапкыр призлы урыннарга ирешкәннәре булды. Җиңүчеләр арасында шәһәренең 26 нчы гимназиясе укучылары да бар. Быел конкурсның беренче сайлап алу туры 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, анда катнашу өчен мәктәп укучыларына бәйгенең рәсми сайтында теркәлергә һәм беренче этапның дистанцион биремнәрен чишәргә кирәк. 1 000 катнашучы киләсе турга узачак, ул 2021 елның 16 ноябреннән 1 декабренә кадәр үтәчәк. 2022 елның 29 гыйнварында йомгаклау турында 30 финалист көч сынашачак, ә инде икенче көнне үк 10 җиңүченең исемнәре аталачак. 
«Я Решаю!»  конкурсының төп призы - исемле еллык стипендияләр. Аларны GSGroup җиңгән биш унберенче сыйныф укучысының һәркайсына ай саен 15 000 сум күләмендә 2022 елның сентябреннән 2023 елның маена кадәр конкурс шартларында каралган Россия инновацион базарларында ихтыяҗ булган техник белгечлекләр юнәлешләре буенча югары уку йортына кергәндә түләячәк. Юнәлешләр арасында - «Мәгълүмати технологияләр», «Гамәли математика һәм физика»,«Электроника һәм микроэлектроника»,«Радиотехника»,«Телекоммуникацияләр»,«Наноматериаллар» һ.б. 9 һәм 10 сыйныф укучылары арасыннан җиңүчеләргә укуда кирәкле электрон техника һәм имтихансыз Санкт-Петербургтагы 239нчы Президент физика-математика лицеена укырга керү мөмкинлеге бирелә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар

2
X