102 яшендә короновирусны җиңгән
Яңалыклар тасмасы

102 яшендә короновирусны җиңгән

Җитди авырулар булуга карамастан, табиблар оператив рәвештә пациентның сәламәтлеген тотрыкландыра алганнар.

Чаллыда хастаханәдән 102 яшьлек әбине чыгарганнар, ул коронавирус инфекциясеннән соң терелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләделәр.

Зарига Таштамирова ашыгыч рәвештә 24 октябрьдә йогышлы авырулар госпиталенә озатыла. Аның уртача авырлыктагы ике яклы пневмония булган.

Пациентка җитди авырулардан җәфа чиккән.Табиблар интенсив терапияне кулланмыйча, аның торышын оператив рәвештә тотрыклыландыра алдылар.

Чыганак: Реальное время

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев