Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

12 яшьлек Демидның хыялы тормышка ашты

Ул Түбән Кама ГЭСы эшчәнлеге белән танышты.

Яңа ел алдыннан хыяллар чынга аша. Казаннан 12 яшьлек Демид моңа хәзер чын-чынлап инанды. Кыш Бабайга ул Түбән Кама ГЭСын күрергә теләвен сорап язган булган. Бүген аны һәм әнисе Натальяны ГЭС җитәкчелеге кунакка чакырды. 

Иң беренче музейда булды Демид. Биредә ниләр генә юк! ГЭС корылмалары макеты, водолаз киеме, хәтта мамонт мөгезе һәм сөякләре дә бар. Аларны 1975 елда котлован казыганда табып алганнар. Демид бик кызыксынып тыңлады. Укулардан тыш, ул бина макетлары ясау, ЛЕГОдан йортлар төзү белән мавыга икән. "Архитектор булырга хыялланам", - ди. Шуңа күрә дә Кыш Бабайдан файдалы бүләк сорарга булган.

"ГЭС турында фильм күрсәттеләр һәм минем судан ни рәвешле электр ясалганын үз күзләрем белән күрәсем килде", - ди Демид. 

 

" Күп балалар уенчык, тәм-том турында хыяллана. Ә без материаль әйберләргә кызыкмыйбыз. Безнең өчен иң мөһиме - эмоцияләр. Мин балама кечкенәдән үк шундый тәрбия бирәм. Бүген үзем дә күп нәрсәләр турында белдем. Искиткеч. Хәзер без Түбән Кама ГЭСында булдык, дип мактанып сөйли алабыз", - ди Наталья Лисовская.

Эмоцияләр, чыннан да, җитәрлек. Демидны Түбән Кама ГЭСын күзәтүче белгечләр бүлмәсенә дә алып керделәр. Гидроагрегатлар ремонтлау бүлеген күрсәттеләр һәм иң мөһиме: ул агрегатларның ничек эшләгәнен күрде. Аңа хәтта берсен кабызып җибәрергә рөхсәт иттеләр.

"Класс! Шулхәтле ошады миңа", - ди Демид сөенеченнән.

Кем белә, бәлки, үскәч безгә эшкә килерсең, ди ГЭС җитәкчелеге. Алар Демидка уңышлар теләп, ЛЕГО бүләк итте.

 

"Яңа ел алдыннан Демидның шундый хыялы булуын белгәч, теләп тормышка ашырырга булдык. Дөресен генә әйткәндә, Түбән Кама ГЭСы - уникаль объект. Татарстанда ул бердәнбер. Безгә экскурцияләргә мәктәпләрдән, төрле учреждениеләрдән дә еш киләләр. Чаллыдан гына түгел, якын тирә шәһәрләрдән дә", - ди "Татэнерго" АҖ Түбән Кама ГЭСы филиалы директоры Илдус Муллагалиев. 

 

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 22 декабрь көнне энергетиклар һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев