13 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

13 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

13 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда яшен булуы, боз явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +11..+16˚, көнбатыш районнарда +19˚, көндез +26..+31˚ градус эссе.
Сишәмбе, 13 июль көнне, Чаллыда исә аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан 6-11 метр, көндез һәм кичен секундына 15-20 метр. Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+12˚, көндез максималь температура +23.. +25˚ градус эссе булачак.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев