Шəhри Чаллы

14 гыйнварга Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

14 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы була. Вакыты белән кар явачак, кич буран булачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил.

Төнлә һава температурасы -8..-13˚, көндез -6..-11˚ градус. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре. 

Чаллыда җомга көнне, 14 гыйнвар, болытлы булачак, кар явуы һәм буран чыгуы мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә, вакыты белән секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә. 

Көндезге һава температурасы -8..-11˚, төнге -10..-13˚. 

Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: