14 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
14 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда боз явуы, яшен булуы ихтимал. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +12..+17˚, көнбатыш районнарда +20˚, көндез +25..+30˚ градус.
Яр Чаллы шәһәре буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә шәһәрдә алмашынучан болытлы һава көтелә, иртән һәм көндез аерым районнарда яшен, боз явуы ихтимал дип кисәтә.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +17..+19˚. Көндез һаваның максималь температурасы +28..+30˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев