14 мартка һава торышы
Яңалыклар тасмасы

14 мартка һава торышы

Дүшәмбе Татарстанда җылытачак. Әгәр соңгы көннәрдә төнлә -27 градуска кадәр фаразланса, ә иртәгә һава температурасы -17 градустан төшмәячәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республика территориясенең күпчелек өлешендә төнлә -7..-12 градус, көньяк һәм көнчыгыш районнарында -17 градус булуы көтелә. Көндез иң югары һава температурасы -2..-7 градус булачак.

Иртәгә болытлы һава торышы көтелә, шулай ук кар, уртача тизлектә җил фаразлана. Юлларда бозлавык көтелә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев