14 предприятие тикшерелгән
Яңалыклар тасмасы

14 предприятие тикшерелгән

Роспотребнадзорның Чаллы бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев әйтүенчә, хезмәткәрләрне мәҗбүри вакцинацияләү карарын бозган өчен «РариТЭК Холдинг» компаниясе җитәкчесенә беркетмә төзелеп, материаллар судка җибәрелгән.

«14 предприятие тикшерелә. Вакцинация 80%-96% булырга тиеш. «Чаллы-Бройлер», «Чаллысуканалы», «Акос-Челны» предприятиеләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф оешмаларында булдык. Вакцинация 80%тан ким булган предприятие җитәкчеләре белән җитди сөйләшү көтә», – диде Илгизәр Бариев.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


роспотребнадзор коронавирус

Нет комментариев