Пассажирны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар
Татарстанда 18 яшьлек шофер руль артында йоклап киткән һәм юл билгесен аударган, пассажиры машинада кысылып калган.
Юл һәлакәте бүген иртән Казан – Тәмте юлында булган. «Хендэ Солярис» автомобиле, юл билгесен аударып, юл читенә төшеп киткән, машинага җитди зыян килгән.
«Егеткә 18 яшьләр тирәсе, ерактан кайтып килүләре булгандыр, күрәсең - руль артында йоклап киткән», - дип сөйләде шаһитлар.
Чыганак Татар - информ
Нет комментариев