Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1нче сентябрьгә әниләргә ничек киенергә?

Төсләр палитрасы төрле булырга мөмкин, әмма мин база саналган - соры, аксыл, кара, кыскасы, гадирәк төсмерләрдән башларга киңәш итәм. Пиджак һәм чалбарлы комплектларга игьтибар итегез.

Уку елының башы мәктәп укучылары өчен генә түгел, һәр әни өчен дә дулкынландыргыч. 1 сентябрь алдыннан хатын-кызлар балаларга да, үзләренә дә киемнәр әзерли, чөнки күпчелек башкалардан аерылып торырга һәм үзен стильле итеп танытырга тели. Еш кына әниләр алдында шундый сорау да  туа: "образ турында җентекләп уйларга кирәкме икән, бу бит балалар  бәйрәме?"».  Белем бәйрәмендә өлкәннәргә нәрсә кию урынлы, ә нәрсә урынсыз, шул хакта сөйләшербез.

1 сентябрьгә стильле һәм актуаль образ җыю ул - этикетны үтәү, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт күрсәтү. Ул үз-үзеңә һәм балаңа мәхәббәткә нигезләнеп җыелырга тиеш. Бу көнне экстремаль мини һәм тирән декольтеләрдән тыелып торырга кирәк, чөнки иртәнге чарада кичке образларны өйдә калдырабыз. 2023 елда иң отышлы әйберләрнең берсе костюмлы чалбар булачак - нәфис, уңайлы һәм стильле.

Төсләр палитрасы төрле, әмма мин база саналган - соры, аксыл, кара, кыскасы, гадирәк төсмерләрдән башларга киңәш итәм. Пиджак һәм чалбарлы комплектларга игьтибар итегез. Шулай да тар чалбарлы костюмнар актуаль түгел һәм искечә күренгәнен истә тотыгыз. Туры пиджак һәм туры фасоннардан алып палаццога кадәр киң чалбар сайласагыз, трендта буласыз.
Күлмәккә килгәндә ачык иңсәләрне, беләкләрне, тезләрне каплый торган “футляр" кию урынлы булачак. Аннары аны дустыгызның туена да, эшлекле кичке ашка да киеп барырга мөмкин.

Өске киемгә килсәк, кыска, туры куртка яки тренч кияргә мөмкин. Әгәр дә сез икенче вариантны сайласагыз, тышкы киемнең эчкесеннән озынрак булуына игътибар итегез.

Энҗе мәрҗәннән алка, шулай ук кулларыгыз ачык булса беләзек яки сәгать таксагыз, килешле булачак. Аяк киеменең иң яхшысы - классик бәләкәй үкчәле "лодочки"лар, сумка - каты формалы күннән булса затлы күренә.  

Стильле образга жилет та килешә. Аны классик чалбар белән тулыландырырга, лонгслив, ягъни озын җиңле юка футболка белән кэжуал, ягъни уңайлы, көндәлек стильдәге образга җыеп кияргә дә мөмкин. Түбән үкчәле аяк киеменә, лоферларга, балеткаларга яки күн кедыларга өстенлек бирегез.

Пижама стилендәге күлмәкне яратсагыз, аны күлмәк-комбинация дип тә атыйлар, миди озынлыктагысын сайлагыз. Ачык җилкәләрне яшерү өчен –оверсайз (ягъни үзеңнекеннән зуррак размердагы) классик туры фасонлы пиджак, свитер белән тулыландырыгыз.
Мондый күлмәк белән кечкенә үкчәле аяк киеме, шулай ук лоферлар да матур күренәчәк. Зәвыклы бизәнү әйберләре, -муенсалар, алкалар, сәгать һәм беләзекләр тагарга онытмагыз.

1 сентябрьгә плиссе (гармошка) итәкле образ да урынлы булачак. Итәк җыерчыкларсыз булырга, як-якка таралмаска һәм формасын югалтмаска тиеш. Дөрес сайланган модель сезне ябыграк, нәфисрәк күрсәтәчәк.  
Һава торышына карап, җылы көнне тездән түбән шорты-бермудлар сайларга була. Табигый төстә, киндер тукымасыннан булганы итәк-күлмәкләргә бик яхшы алмаш булачак. Ак күлмәк яки кыска футболка белән стильләштерергә тәкъдим итәм. Моннан тыш, бермудны  жилет һәм пиджак белән дә киярга мөмкин. Күн каеш, сумка һәм аяк киеме белән тулландырырга мөмкин, ул лоферларлар,  балеткалар яки кедылар.

Мин һәрвакыт кабатлап киләм, образны аксессуарлар тамамлый. Сезнең сумкагыз киемегезгә килешергә тиеш, шуңа күрә аның тышкы кыяфәте турында да алдан кайгыртырга кирәк. Зур яки спорт фасонлы сумка алырга кирәкми-ул сезне  нәфислектән мәхрүм итәргә мөмикн. Кулыгызда яки җилкәгездә бавы кыска кыска күн сумка булса нәфис, җитди һәм стильле  күренәчәксез. 
Букетны киемегезгә яки сумкагызга бәйләп куйган яулыкка туры китереп алсагыз, күз явын алырлык булачаксыз.
Менә шундый вак кына элементлар образны тәмамланган, зәвыклы, башкалар кызыгырлык итеп күрсәтә. 
 

Лилия Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мода Кием-салым стиль 1нче сентябрь