2 сентябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

2 сентябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

2 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы, боз явуы ихтимал. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +13..+18˚, көндез +20..+25˚, көнчыгыш районнарда урыны белән +28˚ градус. 

Пәнҗешәмбе көнне Чаллыда исә алмашынучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә, көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр тизлектә.
Көндезге һава температурасы +25..+28˚ тәшкил итәчәк. Төнлә һава температурасы +13..+16˚. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев