Шəhри Чаллы

2020 елда Татарстанда 25 меңнән артык җинаять эше тикшерелгән

Артем Хохорин: Узган елда Татарстанда резонанслы җинаятьләр саны кимеде .Татарстанда 2020 елда резонанс тудырган җинаятьләр саны кимегән

«2020 елда Татарстанда кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү, талау, урлау кебек зур резонанс тудырган җинаятьләр саны кимеде. Алар арасына фатирдан һәм машина урлау да керә», — диде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның 2020 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында. 

Министр сүзләренчә, узган елда республика буенча 25 меңгә якын җинаять эше тикшерелгән һәм судка тапшырылган. 

Чыганак:Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: