Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2020 нәтиҗәләре буенча көрәшчеләр рейтингы лидерлары ачыкланды

Бүген “Ак Барс” Көрәш сараенда Татарстан көрәш федерациясе Президиумы утырышы узды. Утырышта 2020 елга нәтиҗәләр ясалды.

Матур традиция буенча, ел башында узган көрәш сезонына нәтиҗәләр ясалганда, иң яхшы көрәшчеләр, иң яхшы тренерлар, командалар, хөкемлардар ачыкланды. Иң яхшы дип табылучылар 12-13 февраль көннәрендә Минзәләдә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирны ачу тантанасында бүләкләнәчәк.

2020 нәтиҗәләре буенча көрәшчеләр рейтингы лидерлары:
1. Ренас Кәлимуллин
2-3. Динар Кәримуллин
2-3. Муса Галләмов
4. Раил Нургалиев
5. Ранис Галимуллин
6-7. Раббани Нургалиев
6-7. Илнар Галимов
8-9. Илнар Закиров
8-9. Илмир Төхвәтуллин
10-12. Рамил Синәкәев
10-12. Илназ Минмуллин
10-12. Айдар Алтынбаев

Сүз уңаеннан, бүген әлеге рейтингның иң югары баскычында торучы, соңгы елларның үз үлчәү авырлыгындагы абсолют лидеры Ренас Кәлимуллинның туган көне! Котлыйбыз, Ренас һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!

Чыганак:Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев