2022 елда туган беренче сабыйның әти-әнисен тантаналы төстә котладылар
Яңалыклар тасмасы

2022 елда туган беренче сабыйның әти-әнисен тантаналы төстә котладылар

2022 елның 1 гыйнварында Чаллыда беренче сабый дөньяга аваз сала.

Яңа ел иртәсендә - 10 сәгать 40 минутта Рамазан Мөгътәсимов исемле малай туа. Бу - Фидаил Мөгътәсимов һәм Гөлчәчәк Сәлахова гаиләсендә беренче бала була.
ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарны котладылар, туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты тапшырдылар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


балалар

Нет комментариев