Ничә сумга?
2026 елда беренче бала туганда ана капиталы күләме хәзерге 690 266 сумнан 737 205 сумга кадәр артачак. Бу хакта РФ Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая хәбәр итте.
РФ Социаль фонды бюджеты проекты нигезендә, 2027 елда беренче балага ана капиталы 766 693,3 сумга кадәр, ә 2028 елда - 797 361,03 сумга кадәр артырга мөмкин.
Элегрәк РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, яңартылган ана капиталы программасы декабрьдә тәкъдим ителәчәк.
Нет комментариев