27 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

27 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

27 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.

Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +2..-3˚, көндез +2..+7˚ градус.

27 октябрьдә 6:00 сәгатьтән 18:00гә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секунда 15 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы 0..-3˚. Көндез максималь һава температурасы +2..+6˚.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев