Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

3 яшьлек Мәрьям милли кием фестивалендә җиңде

Кызчык әнисе Эльвина белән бергә “Ак калфак” милли кием фестиваленә чигүле спорт киеменнән килгән.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры беренче тапкыр «Ак калфак» милли кием фестивален оештырды. Чарадагы ярминкәдә кадакларга җеп урап картиналар иҗат итүче рәссам Лилия Моратова, мөселман киемнәре тегүче модельер Гүзәл Вәлишина, Гөлфия Халиуллина, күн эшләнмәләре белән шөгыльләнүче Ләйсән Хәкимуллина, экологик как ясаучы Айгөл Кормалиева һәм башкалар катнашты. Кулдан эшләнгән товарларны сатып алырга да мөмкин иде.

Чарага килүчеләргә Чаллыда җитештерелгән мөселман киемнәре күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Халкыбыз мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен күн белән эшләү һәм бизәнү әйберләренә алтын йөгертү буенча мастер-класслар  да уздырылды.  

Милли кием бәйгесендә 3 яшьтән алып 73 яшькәчә 35 шәһәрдәшебез катнашты. Алар “Алтын кызлар”, “Family Look” номинацияләре буенча бәяләнде. Бәйгенең иң кечкенә катнашучысы Мәрьям Гәрәева әнисе Эльвина белән бергә чигүле спорт киеменнән килгән иде. Эльвина ханым 3 кыз тәрбияли. Декрет ялында балалар өчен киемнәр тегә башлаган. "Гаиләм өчен киемнәр үзенчәлекле булсын иде, дип тырышам. Күлмәкме, футболкамы, башлыкмы - милли бизәкле чигү өсти башладым. Бер атуда ике куян койрыгын тотам шулай", - дип елмая ул. Эльвина ханым кызларының киеменнән үк татар икәнлеге күренеп торуын. Шәһәрдәшебез милләтебез белән горурлануын да әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс