3 сентябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

3 сентябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

3 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә яңгыр явачак.

Иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр явуы, кайбер районнарда яшен булуы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +10..+15˚, көндез +12..+17˚, көнчыгыш районнарда +21˚ градус. 

Яр Чаллыда исә җомга көнне аязучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар яңгыр вәгъдә итә, иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр, яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, иртән һәм көндез 15-20 м/с. Көндез +14..+17˚, төнлә  +11..+14˚ көтелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев