31 августка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

31 августка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

31 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Көньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +3..+8˚, көнбатыш районнарда +13˚, көндез +20..+25˚ градус. 

Сишәмбе көнне Яр Чаллыда исә алмашынучан болытлы һава, төнлә явым-төшемсез булачак. Иртән һәм көндез - урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнбатышка таба 4-9 метр тизлектә, көндез тизлеге 13 метрга кадәр җитүе ихтимал. Һаваның төнлә минималь температурасы +11... +13˚, түбән урыннарда +8.. +10˚. Көндез +20.. +22˚ җылы булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев