Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

40 финалисты арасында Мамадыш укучысы бөтенроссия конкурсының призер булды

Конкурста Россиянең барлык почмакларыннан 900дән артык кеше катнашты.

Мамадышның 1нче мәктәбе укучысы Рөстәм Сафин Д.И.Менделеев исемендәге фәнни-тикшеренү эшләре бөтенроссия конкурсы финалында чыгыш ясады һәм өченче урынны алды.

Призерга Мәскәү дәүләт университеты һәм Россия химия-технология университеты тарафыннан оештырылган бәйгенең бронза медале тапшырылды. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Конкурста Россиянең барлык почмакларыннан 900дән артык кеше катнашты.

Рөстәм «Психологик тикшеренүләр» секциясендә «Укучылар һәм укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре» эше белән чыгыш ясады һәм кырык финалист арасында призер булды.

Укучының фәнни җитәкчесе — педагог-психолог Гөлнара Шаһивәлиева. Укытучыга конкурс призерын нәтиҗәле әзерләгән өчен Менделеев исемендәге Хәйрия фонды грамотасы һәм «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев