Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

45 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә булачак пенсия күләме турында алдан ук хәбәр ителәчәк.

45 яшькә күпчелек гражданнарның билгеле пенсия капиталы бар, шулар ярдәмендә түләүләр күләмен фаразларга мөмкин. Моннан тыш, бу яшьтә кешеләр пенсия күләме турында уйлана башлый, диелә хәбәрдә.

Пенсия фонды Россиядә яшәүче 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә булачак пенсия күләме турында алдан ук хәбәр итәчәк. Бу турыда Россия Хезмәт һәм социаль яклау мнистрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

«Пенсия фондыннан хәбәр gosuslugi. порталы аша өч елга бер тапкыр автомат рәвештә килеп торачак», — дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

45 яшькә күпчелек гражданнарның билгеле пенсия капиталы бар, шулар ярдәмендә түләүләр күләмен фаразларга мөмкин. Моннан тыш, бу яшьтә кешеләр пенсия күләме турында уйлана башлый, диелә хәбәрдә.

«Һәр кеше шәхси кабинетында пенсия җыелмасы һәм киләчәктә керем дәрәҗәсенә бәйле рәвештә күпме пенсия алырга мөмкинлеге турындагы мәгълүматны күрә алачак», — диде хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов.

Аның фикеренчә, пенсия турындагы хәбәр Россиядә яшәүчеләргә пенсиягә чыккач финанс перспективасын аңларга ярдәм итәчәк. Пенсия фонды түләүнең якынча күләмен һәм картлык буенча пенсия алу шартлары турында хәбәр итәчәк. Моннан тыш анда түләүләрне исәпләү өчен таләп ителә торган параметрларны күрсәтәчәкләр һәм пенсия җыелмалары турында мәгълүмат булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев