5 млн сумга якын акчасын югалткан
Яңалыклар тасмасы

5 млн сумга якын акчасын югалткан

Аның 4 млн сумнан артыгына кредит рәсмиләштергәннәр.

Чаллының ЗЯБ бистәсендә яшәүчене мошенниклар  2026 елның 28 январыннан 14 апреленә кадәр телефоннан шалтыратып: «5 млн сум акча эшләү мөмкинлеге бар», – дип ышандырганнар. 
Нәтиҗәдә ул онлайн кушымта аша 4 819 000 сум акчасын югалткан. Бу сумманың 723 меңе үзенеке булган, калганнары төрле финанс учреждениеләреннән рәсмиләштерелгән кредит.
Хокук саклау органнары вәкилләре таныш булмаган номерлардан шалтыратучылар белән сөйләшмәскә, кодларны җибәрмәскә, сылтамлар буенча кермәскә чакыралар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев