Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

500 сумлык түләнмәгән әҗәтең бар икән, банк счетыңнан 1500 алачаклар

Моңарчы суд приставлары зур булмаган штрафларны түләттерү өчен дә бурычлы кешеләрне эзләп йөри иде.

Ә 2019 елдан 3000 сумнан артмаган штрафны әҗәтленең банк счетыннан ала алачаклар. Бу очракта штраф күләме генә түгел, суд приставлары эше өчен дә түләү (“исполнительный сбор”ның күләме ким дигәндә 1 мең сум) була. Ягъни 500 сумлык түләнмәгән штрафың бар икән, банк счетыңнан 1500 не алачаклар.   
Шушы рәвешле суд приставлары хезмәте үз эшен җиңеләйтмәкче. Быелның гыйнвар-сентябрендә генә дә Русия буенча 1,5 млн. штрафны түләттерергә тиеш булганнар. Шуның яртысы — 3000 сумга кадәр. Эшне суд приставларына тапшыру тәртибе мондый: машина хуҗасы яки йөртүче штрафны 70 көн эчендә түләми икән, эш суд приставларына күчә. Приставлар аңа заказлы хат җибәрә һәм 5 көн эчендә акча күчерү мөмкинлеге бирелә. Шушы вакытта эшләнмәсә, приставларга 1000 сум түләргә туры киләчәк.

 

http://matbugat.ru/news/?id=24207

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев