Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

5нче шәһәр хастаханәсе - җиңүче!

Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча конкурсның җиңүчесе дип танылды.

5 нче шәһәр хастаханәсе Татарстан оешмалары – "Татэнерго" АҖ җылылык энергиясен кулланучылар арасында "Ышанычлы партнер – 2021" номинациясендә җиңүче дип табылды. Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча халыкара форумы – 2022 «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Икътисадый сәясәт комитеты ярдәмендә узды.

Чараны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ачты.

Быел ТЭФ-2022гә Россиянең 34 төбәгеннән 63 компания һәм Татарстанның 29 компаниясе килде. Алар – оешмалар, идарәче компанияләр җитәкчеләре, бизнес вәкилләре һәм бөтен Россиядән энергетика тармагы белгечләре.

5 нче шәһәр хастаханәсе 2021 елда гади электрон имза кулланып электрон документ әйләнеше системасын һәм мәгълүматларны ГИС-энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге системасы аша тапшыруны кертте. Эш процессларын цифрлаштыру эшенә актив кушылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев