Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

5нче шәһәр хастаханәсе табибы чаллылыларны COVID-19дан вакцинация ясатырга чакырды

5 нче шәһәр хастаханәсенең табиб-реаниматологы, ТР атказанган табибы Галина Соловьева «кызыл зонада» пациентларның тормышы өчен ничек көрәшүләре турында сөйләде. Билгеләп үтик, 25 июньнән шәһәр хастаханәсе яңа коронавирус йогышы һәм хастаханәдән тыш өзлегүле пневмонияле пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен вакытлыча йогышлы госпитальгә әйләндерелде.

"Бүген реанимация бүлегендә авыр хәлдәге кешеләр табиблар белән бергә тормыш өчен көрәшәләр, - дип сөйләде Галина Владимировна. – Күпләрне зур тырышлыклар ярдәмендә без коткарабыз, әмма бу көрәштә оттыручылар һәм үлүчеләр бар. Прививка ясатмаган авыруларның барысы да авыр дәрәҗәдә уза. Вирусның яңа формалары күпкә агрессиврак һәм кеше сәламәтлегенә тиз арада зыян китерә. 
Табиб-реаниматолог бүгенге көндә һәр кешенең үз сәламәтлеге өчен генә түгел, ә башка кешеләрнең сәламәтлеге өчен дә җаваплылыгы зур дип ассызыклады.

– Безнең ике юл бар. Беренчесе: прививка ясап, үзен авырудан һәм үлемнән саклап калырга, үз әтиләрен, әниләрен, бабайларын һәм әбиләрен әлеге куркыныч инфекциядән сакларга. Икенчесе - үзләре авырып, тирә-юньдәгеләрне зарарлый торган потенциаль үтерүчеләр булу. Прививка ясатыгыз, безгә, табибларга, COVID – 19ны җиңергә ярдәм итегез! – дип мөрәҗәгать итте Галина Соловьева.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус